Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяның үтерүчесен Европада эзлиләр


Русия прокуратурасының тикшерү комитеты вәкиле Александр Барыкин, Анна Политковскаяның үлемендә гаепләнгән кеше Көнбатыш Европада качып ята, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу кешенең кайсы илдә булуы турында да билгеле, әмма Барыкын бу илнең исемен атамады.

Бу айда Анна Политковскаяның үлемен тикшерү эшен тәмамлануы турында белдерелгән иде. Гаепләүләр Сергей Хаҗикорбановка һәм Ибраһим белән Җәбраил Мәхмүтовларга белдерелгән иде. Алар кулга алынган инде. Журналистны үтергән дип саналган Рөстәм Мәхмүтовны Европада эзлиләр. Кайбер интернет сәхифәләр, үтерүдә шикләнелгән кешенең Белгиядә качуын язалар. Аның гамәлләренә карата аерым җинаять эше ачылган. “Новая газета” хәбәрчесе Анна Политковская 2006 елның үктәберендә үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG