Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уланбатырдагы бәрелешләрдә 5 кеше һәлак булды


Монголия башкаласында төнлә булган бәрелешләрдән соң 5 кеше һәлак булган, 300дән артыгы яраланган. Бу хакта илнең юстиция министрлыгы хәбәр итте. Каршылык чаралары якшәмбе көнне булган сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң башланды. Парламенттагы күпчелек урыннарны хакимияттәге халык инкыйлабы фиркасе алырга тиеш булган. Каршылык белдерүчеләрнең берсе, журналистларга, сайлаулардагы хәрәмләшүләр мөмкин булган чикләрне узды, дип белдерде.

Каршылык белдерүчеләр хакимиять фиркасенең бинасына ут төркәч, башкалада гадәттән тыш хәл кертелгән. Монголия президенты Намбарын Энхбаяр сайлауларда канун бозулар булганын таныды һәм халыкны тынычлык сакларга чакырды.
XS
SM
MD
LG