Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов фиркасе вәкилләренең өйләрен тентиләр


Чита каласында, Русиянең элекке премьер-министры Михаил Касьянов җитәкләгән Халык демократик берлегенә караган берничә активистның фатирларында тентүләр оештырылган.

"Азатлык" радосына оешманың вәкиле Марина Саватеева белдерүенчә, Касьяновны Русия президентына намзәт итү өчен тавыш җыйган кешеләрнең компьютерлары, кесә телефоннары һәм язу кенәгәләре алынган.

Читаның район прокуратурасы тикшерүчеләре бу гамәлләрен имзаларның чынлыгын раслау өчен кирәк дип аңлаткан. Хокук саклау оешмаларыннан рәсми аңлатма юк.
XS
SM
MD
LG