Accessibility links

Парламент Мәҗлесе Русияне гаепли


Европада Хезмәттәшлек һәм Иминлек оешмасының Парламент Мәҗлесе Русияне Грузиянең бөтенлеген җимерүне туктатырга чакыра. Мәскәү, күптән түгел каты тәнкыйтькә дучар булган иде инде. Ул вакытта Русия мөстәкыйльлеккә омтылучы ике төбәк - Көняк Осетия һәм Абхазия белән якыннанрак элемтәләр урнаштырга чакырды. Казахстанда үткән Парламент Мәҗлесе утырышының ахыргы карарына Русияне гаепләгән җөмләләр кертелгән. Анда Русияне бу төбәкләре белән Грузиянең суверенлыгына янарга мөмкин ниндә булса элемтәләр урнаштырудан тыелып торырга чакыралар. Анда шулай ук, Русиянең Абхазиягә өстәмә тынычлык саклау көчләрен җибәрү карарына да борчылу белдерелә.
XS
SM
MD
LG