Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам террорны җиңәчәкме?


Мәскәүдә «Ислам террорны җиңәчәк» дип аталган ике көнлек халыкара конференция эшли башлады. Конференция эшендә Татарстан вәкилләре дә катнаша.

3 июль көнне Мәскәүдә «Президент отель» бинасында «Ислам террорны җиңәчәк» дип аталган халыкара конференция ачылды. Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды оештырган бу конференциянең эше ике көн дәвам итәчәк. Конференциянең ачылышында Русия президенты Дмитрий Медведеов һәм федерация шурасы рәисе Сергей Миронов исеменнән котлау хатлары да укылды. Конференция эшендә күп төрле чит ил, шул исәптән Күвәйт, Йордания илләренәннән,Гәрәп илләре лигасы илчесе, чит ил һәм Русиянең дин галимнәре, дин әхелләре һәм сәясәтчеләр катнашты. Дин әхелләре арасында Равил хәзрәт Гәйнетдин, Тәлгать хәзрәт Тәҗетдин, Умар Идрисов, Кавказ мөселманнары мөфтие Исмаил Бердиев, шулай ук Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Вәлиулла хәзрәт, Татарстан министрлар кабинетыннан дини эшләр шурасы рәисе Ринат Вәлиуллин, Татарстанның Русиядәге вәкиле Назиф Мириханов һәм башкалар катнашты.

Конференциядә катнашучыларга бу җыелыш ахырында кабул ителәчәк резолюциянең проекты да таратылды. Ул проектта «җихат» сүзенә аңлатма да бирелгән иде. Шулай ук Евгений Примаков чыгышында яңгыраган: «Ислам белән террорчылык арасында тигезлек билгесе кую - ул гади ялгышу гына түгел, бу борынгы дингә карата махсус әйтелгән яла ягу» , дигән сүзләр дә китерелгән.

Бу конференция турында үзенең фикере белән Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да бүлеште. Күп төрле мөселман илләреннән вәкилләр катнашында Мәскәүдә уздырылган бу конференцияне Госман хәзрәт, Аллаһның бер хикмәте, дип атады. Русиянең үзендә исламга багышланган мондый очрашулар сирәк була. Русия мөселманнарының илнең үсешенә керткән өлеше хакында без бик аз сөйлибез, диде Госман хәзрәт.

Конференция ачылышында шулай ук Татарстан җитәкчелеге исеменнән Татарстанның Русиядәге вәкиле Назиф Мириханов та чыгышы ясады. “Татарстанга ислам илләре белән бәйләнешләрне ныгыту йөкләнгән. Бу катлаулы һәм ышанычлы вәкаләт, зур җаваплылык та. Миңтимер Шәймиев Евгений Примаков белән бергә «Русия - ислам дөнясы» дигән стратегик төркемдә рәистәш булып тора. Бүгенге көн тәртибе ислам алдында торган авыр мәсьәләләрнең берсе. Террорчылар белән түгел, террорчылылыкка китергән сәбәпләр белән көрәшергә кирәк», диде Назиф Мириханов.
XS
SM
MD
LG