Чехиянең Брно шәһәрендә яшәүче мөселманнар мәчетнең 10 еллыгын үзенчәлекле чара белән билгеләп үтте. 10 ел эчендә мәчеттә намазлар укылган һәр көнне санап, мөселманнар үтеп баручы кешеләргә 3653 роза чәчәген таратып чыккан. Бу хакта Чехия газеталарының берсе хәбәр итте.