Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монголиядә хакимият фиркасенең җиңүе игълан ителде


Монголиядә хакимияттәге “Халык инкыйлабы фиркасе” парламент сайлауларында җинүче итеп рәсми төстә игълан ителде. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы, хәрәмләшүләр турындагы сүзләрне кире какты һәм сайлаулар чын мәгънәсендә ирекле булды, дип белдерде. Чәршәмбегә каршы төндә Уланбатырдагы тәртипсезлекләр вакытында 5 кеше үлгән, 300ләп кеше яраланган иде. Сайлау нәтиҗәләре белән килешмичә һәм хәрәмләшүләр турында белдереп, меңләгән кеше урамга чыгып, каршылык чараларында катнашты. Уланбатырда 4 көнгә гадәттән тыш хәл кертелгән иде.
XS
SM
MD
LG