Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскидагы шартлау - тәртипсезлекме?


Минскида, Белорус республикасы бәйсезлеге көне уңаеннан шәһәр үзәгендә концерт барганда, кулдан ясалган бомба шарталаган. 20 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Шулай да концерттагы көчле тавыш сәбәпле, кайбер халык шартлауны сизми дә калган. Хәтта шартлау концерт барган урыннан берничә метр гына ераклыкта гына булса да.

Бәйрәмдә ул вакытта меңләгән кеше катнашкан һәм шартлау булуга карамастан, тамаша тукталмаган. Шау-шу купмаган, ашыгыч ярдәм машиналары килеп җәрәхәтләнгән кешеләрне алып киткәннәр.

Башта рәсмиләр барлыгы 50ләп кеше җәрәхәтләр алган дип белдерсә, аннары бу сан 20, диелде.

Хастаханәдә ятучы 28 яшьлек Лилия Мельник:

“Без чыршылар янындарак утыра идек. Салют бетте һәм бер 30 минутлап узды микән, шул чыршы янына сок савыты эченә куелган шартлаткыч шартлады. Минем кесә телефоны бөтенләй әллә кайда очты. Мин башта әллә телефон белән нәрсәдер булдымы дип торам. Юк икән. Аннары ашыгыч ярдәм машинасы килде. Ул бомбада тимер гайкалар, шөрепләр булган. Аяклардан шуларны чыгардылар”, дип искә төшерә.

Шартлау урынында 20 сантиметр тирәнлектә чокыр пәйдә булган. Һәм бөтен тирә-як кып-кызыл кан белән тулган.

Минскидагы милиция идарәсе башлыгы Анатолий Кулешов журналистлар белән сөйләшкәндә, гауга тудырмыйча тиз арада барысын да хәл иткән өчен хакимият оешмалары һәм хастаханә хезмәткәрләре эшчәнлегенә югары бәя бирде.

“Зыян күргәннәр шәһәр дәваханәсенә озатылды һәм барысына да медицина ярдәме күрсәтелде. Үлүчеләр юк. Җинаять эше кузгатылды, хәзер тикшерү уздырабыз”, диде ул.

Минскиның 6нчы шәһәр хастаханәсендә барлыгы 26 операция ясалган. Җәрәхәт алучыларның икесе – балалар.

Бомба шартлаган вакытта Беларус президенты Александр Лукашенко да концертта булган. Ул шартлаудан соң әлеге урынны күзәтергә килгән. Кайберәүләр бу шартлау президентка хөҗүм ниятеннән оештырылмады микән, ди. Бу сүзләрне Лукашенконың сүзчесе кире кага.

Эчке эшләр министры Владимир Наумов әлеге шартлауның террорлык гамәле булганмы-юкмы икәнен әйтү иртәрәк, ди. Хәзер бу “хулиганлык” буларак бәяләнә.

Наумов шунда ук икенче шартлаткычның да табылуын хәбәр итте. Әлеге шартлаткыч исә тикшеренү уздыру эшен җиңеләйтәчәге әйтә, эчке эшләр министры.

Минскида 2005 елдан соң бу иң куәтле шартлауларның берсе дип бәяләнә. 3 ел элек үз куллары белән ясалган шартлаткыч шартлап 40 кеше җәрәхәтләнгән иде.

Ул чакта халыкка аз таныш булган - Лукашенкога каршы дип саналган “Белорус дәүләт азат итү” армиясе бу шартлатуны үз өстенә алган иде. Ләкин ул чакта беркем дә хөкемгә тартылмады.
XS
SM
MD
LG