Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Сабантуена киттеләр


Җомга көнне Башкортстаннан зур гына вәкиллек Мәсәкүгә сәфәргә чыгып китте. Якташлар анда милли бәйрәм Сабантуйда катнашачак.

Башкортстаннан зур гына төркем милләттәшләр Мәскәүдәге “Битца” ат-спорт комплексында оештырылучы Сабантуйда үз мәдәни-спорт программасын тәкъдим итә. Бу юлы да ил башкаласына рәсми шәхесләр, сәнгать осталары, төрле ширкәтләр вәкилләре, язучылар, журналистлар һәм башка һөнәр ияләре китте.

Сабантуй бәйрәмен быел данлыклы Фәйзи Гаскәров ансамбле, Башкортстан дәүләт филармониясе, Сибай филармониясе, “Далан”, “Кәрвансарай” сәнгать төркемнәре һәм байтак аерым җырчылар, биючеләр ямьләячәк.

Мәскәү Сабантуй бәйрәмендә башкорт балын таныту эшләре дә дәвам итәчәк. Моның өчен башкалага Башкортстан умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү үзәге хезмәткәрләре бара. Алар бал һәм балдан эшләнгән азык-төлекне, бизәнү һәм дәвалау әйберләрен тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG