Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Бушны Бәйсезлек көне белән котлады


4 июльдә АКШ үзенең Бәйсезлек көнен билгеләп үтә. Русия президенты Дмитрий Медведев АКШ президенты Джорш Бушны шушы бәйрәм белән котлады. Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләре бүгенге көн проблемаларын хәл итү өчен һәм халыкара дәрәҗәдә тотрыклык саклау өчен дә бик мөһим, дип әйтелә рәсми хәбәрдә. Медведев ике яклы хезмәттәшлекнең дәвам ителүенә өметләнүен белдергән. Без күп нәрсәгә ирештек, әмма күп нәрсәне эшлисе бар әле, диелә Медведевның котлавында.
XS
SM
MD
LG