Әфган рәсмиләре Кабулда Һиндстан илчелеге янында интихарчы бомба шартлатып кимендә 40 кешене үтерде, дистәләрчә кешене яралады дип белдерә.
Эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, корбаннарның күпчелеге илчелеккә виза алу өчен килгән кешеләр.
Корбаннар арасында 4 Һиндстан ватандашы да бар. Аларның берсе хәрби атташе, тагын бер дипломат һәм 2 сакчы.
Әфган эчке эшләр министрлыгы бу һөҗүм төбәктә эшчәнлек алып баручы бер күзләү хезмәте белән берлектә башкарылган диде.
Элегрәк Әфганстан Пакыстан хезмәтләрен әфган җирендәге кайбер һөҗүмнәргә бәйле булуда гаепләгән иде.
Талибан бу һөҗүмгә бәйле булуын кире кага.