Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты Хәбиров тирәсендәге хәлгә аңлатма сорый


Башкортстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутат Иршат Фәхретдинов Башкортстан президенты идарәсенең элекке башлыгы Радий Хәбировка белдерелгән гаепләүләр уңаеннан хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать җибәрде.

Фәхретдинов Хәбировның коррупциячел гамәлләре турында мәгълумат таратуларга аңлатма бирүне сорый.

Фәхретдинов кемнең дә булса канун бозуы турында тикшерү эшләрен хокук саклау оешмалары алып барырга, кешенең гаепле булу-булмавы турында карарны мәхкамә чыгарырга тиеш ди.

Аның фикеренчә, Хәбировка каршы белдерелгән гаепләүләр аны эшеннән алу өчен махсус уйлап чыгарылган булырга охшый.

Депутат Русия баш прокуратурасыннан, тикшерү комитетыннан, Федераль иминлек хезмәте башлыгыннан һәм эчке эшләр министрыннан Хәбиров тирәсендәге хәлләрне тикшереп рәсми җавап бирүне сорый.

XS
SM
MD
LG