Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия Ислам мәктәбен төзүгә каршы


Ислам белән тарихи бәйләнешләре булган Камден каласы шурасы Ислам мәктәбенә каршы карар кабул итте. Шәһәр халкы да мәдрәсәне хупламый.

Камден халкы шәһәрнең моңарчы булган тыныч тормышы бетәчәк, дип борчыла. Соңгы елларда бирегә килеп урнашкан мөселманнар каланың ерак бистәләренең берсендә 1200 бала өчен Ислам мәктәбе төзергә рөхсәт сораган. Әмма халык та, шәһәр шурасы да моңа каршы.

“Ислам – бер дә мөхиткә һәм җирле гореф-гадәтләргә карап үзгәрә торган мәдәният түгел. Күп кенә диннәр һәм мәдәниятләр интеграцияләнә һәм җирле мөхиткә якынлашырга тели , әмма ислам – юк. Ислам тәгълиматы моны рөхсәт итми”, ди Камден халык шурасы президенты Эмиль Сремчевич.

Камденның Коръән җәмгыяте башлангыч һәм урта белем бирәчәк 1200 балага исәпләнгән мәктәп төзергә рөхсәт сораган. Аларның кайберләренең генә Коръән һәм дини тәгълиматне өйрәнәчәкләре планлаштырылган.

Шәһәр шурасы җәмгыятьнең мөрәҗәгатен май аенда караган һәм аны кире каккан.

“Мөрәҗәгать кире кагылды, чөнки аны планлаштыруда кайбер җитешмәгән яклары табылды”, диде Камден шәһәр башлыгы Крис Паттерсон.

Кире кагуның сәбәбе итеп – төзелеш өчен җирнең дөрес сайланмаганы әйтелде. Коръән җәмгыяте тәкъдим иткән урын – элекке ферма җире булган, анда җирнең чисталыгы дәрәҗәсе башлангыч мәктәп балаларына яраклы түгел, дип табылган. Шулай ук яңа төзелештән 600 генә метрда инде бер мәктәп бар икән.

Коръән җәмгыяте шәһәр шурасы карары белән риза түгел, алар тәкъдимне үзгәртеп шурага яңадан мөрәҗәгать итәргә җыена.

Камденның Ислам белән тарихи бәйләнешләре бар

Австралиянең Камден шәһәрендә 1920 елларда яшәгән алман аристократы Фредерик фон Франкенберг һәм аның хатыны өендә һинд суфилары юлбашчысы хәзрәт Инаят Хан укулары узган. Алман гаиләсе аның шәкертләре булган.

Австралиядәге мөселман җәмгыятьләре 11 сентябрь террор һөҗүмнәреннән соң үзләренә карата дошманлыкның артуына зарлана. Илнең Ислам шурасы рәисе Али Руд шураның интернеттагы сәхифәсендә, Австралиянең террор каннуры нигезендә бары тик гарәпләр кулга алына, дип яза.
XS
SM
MD
LG