Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зур сигезлек 2050 елга күмер газларын яртылаш киметмәкче


Дөньяның көчле сәнәгатькә ия булган илләреннән торган Зур сигезлек әгъзалары глобаль җылынуны тоткарлау өчен 2050 елга күмер газлары чыгаруны иң азында яртылаш киметергә дип килеште.

Сигезлек илләренең уртак белдерүендә аларның җиргә япма тәэсире бирүче газларны 2050 елга яртылаш киметү өчен климат үзгәрешләре конвенциясен имзалаган барлык БМО әгъзалары белән бергә эшлиячәкләре әйтелә.

Табигый мөхитне яклаучылар бу чара гына җитәрлек түгел ди һәм күмер газлары чыгаруны 2020 елга ук киметергә чакыра.

XS
SM
MD
LG