Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан Кабулдагы шартлауга катнашуын кире кага


Пакыстан премьер-министры Сәит Йосыф Раза Гилани Әфганстан башкаласында Һиндстан илчелеге янындагы шартлауга Исламабадның катнашы юк дип белдерде.

Дүшәмбе көнне булган ул шатрлауда 41 кеше үлде.

Әфган хөкүмәте бу гамәл төбәктә эшчәнлек алып баручы чит ил күзләү хезмәтенең тулы ярдаменнән башка мөмкин булмас иде дип белдерде. Бу Пакыстанга ишарә буларак кабул ителде.

Малайзиядә сәфәрдә булган Гилани Пакыстан күрше Әфганстанда тотрыксызлыкны көчәйтергә һич тә теләми диде.

XS
SM
MD
LG