Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабул һинд илчелегендәге шартлауда Пакыстан эзен күрә


Әфган эчке эшләр министры Зарар Әхмәт Мокъбил бу атнада Кабулдагы Һиндстан илчелеге янында бомба шартлаткан сугышчылар Пакстанда хәрби күнегүләр үткән дип белдерде.

Бүген Дүшәмбе шәһәрендә чыгыш ясап Мокъбил "кайбер илләр Әфганстанны тотрыклыландыру эшен туктатырга тели," – диде.

Дүшәмбе көнне әфган рәсмиләре илчелеккә булган интихар һөҗүмендә чит ил күзләү хезмәтлләренең тамгалары бар дип белдерде һәм бу Пакыстанга ишарә буларак кабул ителде.

Исламабад бу һөҗүмгә катнашуы булуын кире кага.

XS
SM
MD
LG