Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлаулар 13 кешене үтерде


Гыйракның төньягындагы Мосул шәһәрендә интихарчылар бер генералга каршы машинада бомба шартлатып 7 кешене үтерде, кимендә 17-не яралады.

Һөҗүм Ниневеһ виләятендәге һәм аның башкаласы Мосулдагы иминлек чаралары башлыгын алып баручы машиналар төркеменә ясалган.

Генералга зарар булмаган.

Бүген көнбатыштагы Анбар виләяте башкаласы Фаллуҗада бер тирә вакытта шартлаган бомбалар 6 кешене үтерде, кимендә 18-не яралады.

XS
SM
MD
LG