Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия чит ил уенчыларына акчасын кызганмый


Cоңгы вакытта Европаның НХЛдагы иң яхшы хоккей уенчылары Русиягә килә башлады. Әлеге илдә аларга шактый күбрәк түләргә әзерләр.

“Бу хоккейда гына түгел, ә гомумән Русия спорт өлкәсендә күзәтелә. Русиягә дөньяның иң атаклы, иң билгеле уенчылары килә. Моның сәбәпләре күп төрле. Әмма беренче сәбәп булып – акча тора. Хәзер спорт клублары бай иганәчеләрне эзли. Мисал өчен “Газпром”, “Татнефть” һәм башкалар. Аларның хуҗалары үзләренең дәрәҗәләрен арттырыр өчен әйбәт уенчыларны сатып алалар. Менә күптән түгел генә Чехиянең танылган уенчысы, НХЛдан Яромир Ягр Омскиның “Аванград” такымы белән килешү төзеде. Аңа Русиядә бик күп акчалар вәгъдә ителде”, ди спорт күзәтүчесе Радик Сабиров.

Яромир Ягр
Чыннан да чех Яромир Ягр иң оста уенчылардан санала. Аны Русиягә тарту өчен сөйләшүләр берничә ай дәвам иткән. Кайбер мәгълүмат чаралары Ягрга 35 миллион доллар вәгъдә иткәннәр дип тә язып чыкты. Ләкин “Авангард”ның генераль менеджеры Анатолий Бардин моны кире какты.

“НХЛ дөньяның иң көчле хоккей лигасы саналса да, анда уенчыларны тота алмыйлар. Мисал өчен, Ягр бик яхшы уенчы, әмма инде ул картайганрак һәм аны тоту өчен шактый гына акча кирәк булыр иде. Клуб җитәкчеләре мондый адымга бармый һәм Яромир үзенең туган ягына да түгел, ә нәкъ менә Русиягә килә”, ди Сабиров.

Русиягә килүчеләр арасында НХЛдан тагын бер оста уенчы Маттиас Вайнхандль бар. Ул Мәскәүнең “Динамо”сы өчен уйнаячак, ә “Ак Барс” Тони Мартенссонны сатып алды. Бу уенчыларга Русиядә миллионланган долларлар вәгъдә ителә. Мисал өчен, “Ак Барс” өчен уйнаган Алексей Морозов узган елны дөньяда иң күп акча алучы уенчы дип билгеләнгән.

Хәзер чит ил такымнары үз уенчыларын Русиягә сатып шактый акчалар эшли. Мисал өчен, Швеция күп кенә башка Европа илләре кебек НХЛ белән килешү төзүдән баш тартты һәм швед клублары җитәкчеләренә үз уенчыларын Русиягә - КХЛга (континенталь хоккей лигасы) сатуны хуп күрә. Шул ук Павел Брендлның ике еллык килешүен Түбән Новгородның “Торпедо”сы 700 мең долларга сатып алды. Мондый акчаларны бары Русиядә генә түләргә әзерләр.

“Яшь уенчыларны сатып алалар, аннары башка такымнарга саталар. Ни өчен Америкага сатмыйлар дигәндә? Анда хәзер ул хәтле акча түли алмыйлар. Русиядә шул “Татнефть”не генә алганда, ул уенчыларга миллионлаган долларлар тәкъдим итә. Ләкин ничек кенә булмасын НХЛ дөньяның иң данлыклы, оста уенчыларын үзенә җыйган лига булып кала. Һәм анда уйнау һәр уенчының хыялы. Мәсьәлән, Евгений Малкинга Русиягә кайтып уйнау өчен 20 миллион доллар тәкъдим иттеләр, ләкин ул азрак акчага тегендә калырга булды”, ди Радик Сабиров.

Аның әйтүенчә, хәзер Русиягә исеме танылган, әмма олыгайган уенчылар килә.

“Бу бер яктан яхшы, чөнки спортка кызыксынуны арттыра. Мәсьәлән, Ягр Казанга килсә, аңа карарга дип халык уеннарга ике тапкыр күбрәк барачак. Ни дисәң дә, алар оста уенчы булып кала”, ди Сабиров.

Шулай итеп, Русия шактый акчалар биреп Европаның иң яхшы уенчыларын үзенә туплый. Әгәр элек Чехия уенчылары гына күбрәк Русиягә алынса, хәзер инде Швеция уенчыларының да бу илгә килүе күзәтелә. Мондый килешү күпләр өчен отышлы, ди белгечләр. Чөнки бу очракта Русия такымнары оста уенчылы була, ә уенчылар исә Русия белән килешү төзеп НХЛга караганда күбрәк акча ала, ә Европа клублары алдан ук хоккейчылар белән килешү төзеп, аннары аларны Русиягә сатып акча эшли.
XS
SM
MD
LG