Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс: Русия Грузиядәге киеренкелекне киметергә тиеш


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Русия Грузиядәге киеренкелекне арттыру түгел, аны бетерүгә өлеш кертергә тиеш диде.

Райс моны Тифлистә Грузия президенты Михаил Саакашвили белән уртак матбугат очрашуында әйтте.

Ике җитәкченең очрашуы Мәскәү-Тифлис арасындагы Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия һәм Көньяк Осетиягә бәйле киеренкелек арткан чорга туры килә.

Чәршәмбе көнне Грузия белән Русия бер-берсен килешүләрне бозып Коньяк Осетия күгендә хәрби очышлар ясауда гаепләде.

XS
SM
MD
LG