Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чавес Русиягә тагын корал алырга килә


Венесуела президенты Уго Чавес 22 июльдә Русиягә килеп хәрби-техник мәсьәләләр турында сөйләшүләр үткәрергә җыена.

Чавес Венесуела хәрби көчләренә Русиядән танклар, һәм башка төр кораллар, шул исәптән һава һөҗүменнән саклану һәм радиоэлектрон күзләү корылмалары алырга тели.

Чәршәмбе көнне Венесуела дәүләт телевидениесендә чыгыш ясап Чавес "Без үз хәрби көчләребезне корал белән тәэмин итүне һәм Русиядән җиһазлар алуны дәвам итәчәкбез," – диде.

XS
SM
MD
LG