Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча концертка 5-10 мең кеше көтелә


Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова “Музыкаль десант”та катнаша
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова “Музыкаль десант”та катнаша

Татарстанда “Музыкаль десант” тамашалары башлана. Һәр концертта тамашачы 5-10 мең чамасы булыр дип фараз ителә.

Бу нисбәттән пәнҗешәмбе кичендә «TATAR RADiOSI»ның «Тормыш-тамаша» тапшыруында шул турыда сөйләшәчәкләр. Моны радионың сайты урыс телендә хәбәр итә. Ә тапшыру һәм концертлар исә татарча барачак. Ник? Чөнки сайты урысча эшләсә дә, «TATAR RADiOSI» - татартелле радио. “Музыкаль десант” та - шундый.

“Барс-Медиа” ширкәтләр төркеме матбугат хезмәте журналистлар өчен тараткан махсус белдерү - урысча да, татарча да. Анда: “Музыкаль десант” яшьләр өчен махсус эшләнелә торган республикада бердәнбер күләмле проект булып тора”, диелә. Максаты - заманча татар музыкасы аша яшьләрне туган телгә һәм мәдәнияткә җәлеп итү икән.

Икенче ел рәттән инде «TATAR RADiOSI»н кулында тотучы “Барс-Медиа” Татарстанның шәһәр һәм районнарында “Музыкаль десант”ны ясый. Июль-август айларында ул 15 шәһәр һәм район үзәгендә үтәчәк. Әйтик, шимбә көнне Арчада узачак.

Узган ел “Музыкаль десант” тугыз шәһәрдә узган. “Боз сараенда үткәрелгән иде”, дип яза матбугат хезмәте. Тик кайсы шәһәрләрдәге боз сарае булуы тагаенләнми. “Үткән ел күп кенә тамашачы концертларга керә алмый калды. Шуңа күрә быел “Музыкаль десант” тамашалары ачык һавада заманча тавыш һәм яктылык техникасы белән оештырыла”. Һәр концертта тамашачы 5-10 мең чамасы булыр дип фараз ителә”.

Турда Дилә Нигъмәтуллина, Салават Миңнеханов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева, Иркә, Илнар Сәйфиев, Шәкүр, «Айфара», «Эссе» кебек башкаручылар катнаша.

XS
SM
MD
LG