Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози: Лиссабон килешүен расламыйча Европа Берлеге киңәя алмый


Франция президенты Николя Саркози тагын бер мәртәбә, Европа Берлеген Ирландия сайлаучылары тарафыннан кире кагылган Лиссабон килешүе нигезендә реформаламый торып, Берлеккә яңа әгъзалар кабул итү мөмкин булмыячак дип белдерде.

Саркози моны алдагы 6 айда Берлектә Франция рәислек иткәндә игътибар үзәгендә булачак мәсьәләләр турында Европа парламентында чыгыш ясаганда әйтте.

Саркози Ирландия җитәкчеләре белән киңәшләшүләрдән соң ел ахырына Лиссабон килешүенә бәйле көрчектән чыгу юлын тәкъдим итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG