Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Мәскәү-Тифлис арадашлыгын хуплый


Европа Берлегенең тышкы мөнәсәбәтләр комиссмонеры Бенита Ферреро-Валднер Грузиядән аерылырга теләүче төбәкләргә бәйле низагта күбрәк халыкара арадашлык тәкъдимен хуплавы турында белдерде.

Ферреро-Валднер Мәскәү белән Тифлис мөнәсәбәтләрен җайлау өчен Якын Көнчыгыш дүртлеге кебек берәр арадашлык төркеме төзергә тәкъдим итә.

Тифлис белән Мәскәү арасында Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия белән Көньяк Осетиягә бәйле киеренкелек соңгы арада көчәеп китте.

XS
SM
MD
LG