Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Таңбатыр”: “миллиме”, “мәҗүсиме”?


Фәридә Гыйбадуллина. "Таңбатыр" җәйләвендә. Beznen-yul.narod.ru фотосы.
Фәридә Гыйбадуллина. "Таңбатыр" җәйләвендә. Beznen-yul.narod.ru фотосы.

Мулла хаҗи “изге тавы” өстендә “Таңбатыр” татар-угро-фин җәйләве эшли башлады. Кайбер “оештыручылар” аннан "мәҗүси" дип ваз кичте.

Татарстандагы Биектау районы Әйшә авылы янындагы Мулла хаҗи атлы тау һәм изге чишмә янында “Таңбатыр” милли-мәдәни төрки-фин дуслыгы җәйләве эшли башлады. Тик кайбер “оештыручылар” аннан ваз кичте.

Берничә ай элек Интернетта “Таңбатыр”ның директоры, Мари илендә яшәүче Рамай Юлдашев “Азатлык” татар яшьләре берлеге, “Шәрык” клубы, “Үзебез” яңа буын хәрәкәтенең бергәләп бу чараны ясавы турында хәбәр тараткан иде. Тик соңыннан, “Шәрык” клубы һәм “Үзебез” рәсми сайтлары аша “Таңбатыр” эшендә катнашмауларын белдереп чыкты. Алар җәйләүне берләшү идеясыннан китүдә, дини таркаулык китереп чыгаруда гаепләде. “Таңбатыр” исламнан тыш чара дип табылды. “Рамай Юлдашевның мәҗүси өеренә “Үзебез”нең мөнәсәбәте юк”, - дип язылды.

Тик барыбер “Безнең юл» иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни мәгърифәт сайты һаман да аларны оештыручылар арасында, дип хәбәрне элеп тота. Шулай ук чәршәмбе көнне “Шәрык” клубында булган оештыру комитеты вәкиле Наил Галимов, чараның дини яки мәҗүси булмавын, анда асылда мөселманнар булуын әйтте. Шулай ук ТИҮ бинасында “Шәрык”не оештыручы Сәүбән Закир да “Таңбатыр”ны динне бүлмәүче чара, дип саный. Ул: “Тәңре – шул ук Алла, аермасы юк”, - диде.


“Шәрык” исә Shariq.ucoz.ru сайтында, безнең исем артына кемдер яшеренеп катнаша икән, бу оешманың рәсми фикерен белдерми, диеп яза.


Uzebez.org форумында да ваз кичүчеләргә киная языла. “Мари кешесе” атлы татартелле кулланучы: “Барысы мөмин-мөселман булган икән…”, - дип яза. “ Гасырлар буена күрше булган халыкларны күрмисез дә, кызыксынмыйсыз да”, - ди ул. “Сабантуйларга да йөрисездер бит - бу мәҗүсилек түгелмени?” – дип сорый ул.

Сигезенче тапкыр ясалучы “Таңбатыр” кысаларында кичке танышулар, спорт ярышлары, Иске Казан музеен карау, Хуннар, Атилла, Чыңгызхан, Алтын урда, Дәште кыпчак, табигатьне саклау, фин-угор һәм мари ларның иске диннәре турында тарихи дәресләр каралган. Шимбә көнне катнашучылар Мари илендәге Морки районы Шоруньжа авылы янына борынгы чирмешләрнең дине буенча каралган корбан чалуда, дога кылуда булачак. Чаралар бу атнада чәршәмбе көнне тәмамлана.

Сезнең фикерегез нинди? Милләтчеләр арасында таралган тәңречелек идеялары халыкта ничек кабул ителә? Мөселман, правослау, мәсихче, әһмәди, кришначы, бахаи, мәҗүси, атеист яки башка инанулы татарлар берләшеп милләтне саклый аламы? Татар бу эштә фин-угыр күршеләренә, төрки кардәшләренә таяна аламы?

XS
SM
MD
LG