Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радик Сабиров: спорт һәм веб-каләмнәр турында


Татар җырлап кына күңел ачмый. Спорт белән дә шөгыльләнә
Татар җырлап кына күңел ачмый. Спорт белән дә шөгыльләнә

Радик Сабиров яңа буын каләм ияләрендә җиңел ысул белән танылу теләген күрә һәм татарда спорт журналистикасы юк, дип саный.

Радик Сабиров Intertat.ru интернет-газетасында эшли. Шулай ук татарга шактый журналист биргән уку йортында укытучы* булып та эшли. Татар теле буенча галим. Аның белән спорт һәм веб-журналистика турында сөйләштек. Ул монитордагы гына түгел, "бу дөньядагы” матбугатны да яхшы белә, чөнки “Шәһри Казан” газетасында да эшли.

Веб-каләм халыкка тиз барып җитә

- Интернетта мин хәбәрләр белән тиз арада таныша алам. Монда оперативлылык зур. Ә матбугатта яңалыклар соңга калып чыга. Кайчакны мәкалә чыкканын бер ай буе көтәргә туры килә. Минемчә, интернетта без тизлек белән алдырсак, кәгазь матбугатта исә аналитик мәкаләләр, тирән тикшеренүләр белән.

Кайтаваз бик мөһим

- Интернетта шунысы да яхшы - кайтаваз шунда ук килә. Мәкаләләр, хәбәрләр астына кайтаваз урыны куела. Яхшы фикер дә, яклау да, тәнкыйть тә килә. Иң мөһиме язалар, димәк укыйлар. Ә начар сүзләрне авторларга уку авыр түгелме? Аңламау яки тәнкыйтьне уку, битарафлыкка бәрелүдән җиңелрәк, дип саныйм. Безгә укучы фикерен дә, халык ни уйлаганын белү бик мөһим. Ә гадәти матбугатка хат язучылар азайды бит. Язсалар да, ул хатлар почта аша озак килә.

Спорт турында язучы аз

- Менә Универсиада турында шактый язылды. Intertat.ru, Azatliq.org, Matbugat.ru да язды. Халык мөнәсәбәтен интернет шундук күрсәтте. Кайберәүләр аны ясауны яклап, кайберсе хурлап та язды, халык фикерен белдек. Журналист та шул халык өчен һәм аныңча эшләргә тели бит. Тик шушы Универсиада белән генә туктамаска иде. Бездә мәдәни темалар киң яктыртыла. Әмма татарча спорт журналисткасы юк, дип саныйм. Чын спорт журналистлары реаль газеталарда бераз эшли, тик бик аз язалар. Мөхәррирләр аларны аз эшләтә. Ә Интернетта исә бу темага язарга, аны бер сайтка яки блогка эләргә була.

Intertat.ru татарлашты

- Мин Intertat.ru да 8 еллап эшләдем. Анда егетләрдән мин генә, дияргә була. Intertat.ru ны халыка күбрәк күрсәтергә кирәк, дип саныйм. Ул быел форматын үзгәртте. Әйбәт кенә рубрикалар барлыкка килде. Хәбәр бирү хәзер төп ысул түгел. Элек урысчадан татарчага яңалык кайчак туры күчерелә идек. Хәзер исә татарча язабыз. Шуны урысчага тәрҗемә дә итәбез. Бу үзенчә татар карашын башкаларга тарату инде. Intertat.ru татарлашты. Мөхәррире Әлфия Миңнуллина шуның өчен тырыша. Шулай ук мәкаләләрдә кайтаваз системасы эшли. Кулланучыларга аралашыр, фикерләшер өчен менә дигән блоглар да бар.

Имеш-мимеш юлыннан китүче күп

- Җитди, аналитик әйберләр матбугатта аз күренә. Күпләр проблеманы ачып, төбенә төшеп тикшеренергә теләми. Яки аларның белеме җитми. Барды, килде, китте - кызык түгел. Ә бу электрон матбугатка да кереп бара. “Уртак түшәк”, “Юлдаш”тагы сары, файдалы киңәш, имеш-мимеш ысуллары да Интернеттагы татарча сайтларда очрый.

* Югары уку йортлары укытучыларын "чәйни" торган сайтта Радик Сабиров турында мондый язу калдырганнар. " Без аның беренче студентлары идек, күбебез аңа гашыйк булдык. Кызганыч, ул башка бер студентканы яратты һәм өйләнде. Әйбәт укыта да, тыңлый да, шаярта да белә. Но экзаменда да яхшы сынады. Уңышлар сезгә!"

XS
SM
MD
LG