Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдинеҗад Иранда Америка вәкиллеген ачу яклы


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдинеҗад, Тәһран халыклар арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен барлык гамәлләрне дә хуплый дип белдерде.

Бүген матбугат очрашуында Әхмәдинеҗад Тәһранда Американың вәкиллеген ачу кирәклеген әйтте.
Июнь аенда АКШ мәгълүмат чаралары, Вашингтонта Иранда дипломатлар булдыру турында сүз алып барыла дигән иде.

Дипломатик мөнәсәбәтләр Америка белән Иран арасында 1980 елда, ягъни Иранда Ислам инкыйлабы җиңгәннән соң эзелде.
XS
SM
MD
LG