Accessibility links

“КамАЗ” әҗәткә керә


"КамАЗ" раллины гына түгел, ә дөньяның башка илләрен дә яуларга җыена
"КамАЗ" раллины гына түгел, ә дөньяның башка илләрен дә яуларга җыена

“КамАЗ” ширкәте Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 50 үзәк булдырырга ниятли. Моның өчен ул чит ил банкларыннан 200 миллион доллар кредит алырга әзерләнә.

Агымдагы елның июль аенда “КамАЗ” ширкәте үз тарихында беренче тапкыр синдицированный, ягъни берьюлы Европаның егерме банкыннан кредит алырга ниятли. Хикмәт шунда ки, элегрәк, “КамАЗ” үз хисапларын халыкара стандартларда тапшырмаган, хәзер исә бу кимчелек бетерелгән һәм Татарстан ширкәтенең зур кредитлар алырга хокукы бар. “КамАЗ”ның корпоратив финанслар буенча җитәкчесе Елена Милинова сүзләренчә, шул ук акчаларны Татарстан банкларыннан алу ширкәткә бермә-бер кыйбатракка төшәчәк.
“Европа банклыры биргән кредитның процентлары шактыйга азрак. Белгечләр фикеренчә, ул Лондонның дәрәҗәле банкларыннан җыеп саналган Libor проценты һәм шуңа өстәп 2,5 гомуми процент, барлыгы якынча 7 процент чыга. Әлеге кредит күбрәк Лондон һәм Европаның башка банкларыннан алына.
Әлеге акчалар бик күп түгел, шуңа күрә без Азия банкларына мөрәҗәгать итмәдек. Татарстан банкларында исә, мондый кулай шартларда кредит алып булмый. Кредит 3 елга алына һәм беренче чиратта “КазАЗ”ның бүгенге көнгә җыелган якынча 11 миллиард сум булган бурычын түләүгә юнәлдереләчәк”, ди Елена Милинова.
Моннан тыш, “КамАЗ” әлеге акчаларны Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә үзенең үзәкләрен арттыруга тотачак. Елена Милинова сүзләренчә, 2012 елга кадәр “КамАЗ” БДБ илләрендә тагын 50 төзекләндерү һәм сату үзәге ачмакчы. Татарстан автоширкәтнең бурычны каплый алачагы шик уятмый. Чөнки “КамАЗ” үсешенә генә дә 2008-2010 елларда 1,5 миллиард доллар инвестиция кертелгән.
Шуны да әйтергә кирәк, соңгы арада “КамАЗ” ширкәте күбрәк хәрби техника чыгаруга өстенлек бирә. Татарстан моңа кадәр үзенең хәрби боралаклары белән генә танылган булса, хәзер белгечләр хәрби машиналар да тиз арада игътибар үзәгендә булачагында шикләнми. Шушы көннәрдә Түбән Тагилда узган “Russian Expo Arms - 2008” хәрби техника күргәзмәсендә “КамАЗ” 5 машинасын тәкъдим итте. Алар арасында күргәзмәдә булучыларда иң күп кызыксыну уяткан машина 400 ат көчле, 2 метр тирәнлектәге сулы җирдән бара алган, иминлек өчен тимер катламы белән ныгытылган “КамАЗ” машинасы булган.
“КамАЗ” ширкәтенең керемнәренә килгәндә, 2007 елда ул 5 миллиард сумга якын булган. Быел исә, Татарстан хөкүмәте фаразлары буенча, республикада елына 85 миллиард бәяләнгән 57 мең “КамАЗ” машинасы җитештереләчәк.
XS
SM
MD
LG