Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәрнең үзаңы көчлерәк


Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеге студентлары фольклор экспедициядә булып кайтты.

Халык авыз иҗатын җыю туксанынчы елларда туктаганнан соң менә инде өченче ел рәттән шундый экспедицияләр оештырыла башлады. Үткән елларда Илеш һәм Чакмагыш районнарында булсалар, быел Бакалы районына сәфәр кылдылар.

Бакалы керәшен татарлары күпләп яшәгән район. Төркемнең җитәкчесе филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов сүзләренә караганда, Бакалы районы татарларында авыз иҗаты бик аз табылган, ә керәшеннәр шактый күп азык тапканнар. Галим керәшеннәрнең милли үзаңы бик көчле дип, татарлар да шулай булса икән ул дигән соклану белдерде. Экспедициядә бик күп керәшен йолалары, җырлары турында мәгълүмат тупланган.
XS
SM
MD
LG