Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испан хөкүмәте баск референдумына каршы


Испания хөкүмәте Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп, Басклар иленә бәйсезлек мәсьәләсендә рефендум үткәрергә комачауларга мөмкин.

Испаниянең юстиция министры хәбәр иткәнчә, депутатлар бу адымга басклар хөкүмәтенең белдерүеннән соң барырга булган. Баскларның хөкүмәте 25 үктәбердә бәйсезлек мәсьәләсендә тавыш бирүне оештырырга теләве хакында белдергән.
Испания хакимиятләре, референдум үткәрү вәкаләтенә федераль хөкүмәт кенә ия, төбәк хакимиятенә андый чара уздырырга хокук бирелмәгән, бу мәсьәлә конституция мәхкәмәсендә тикшерелергә тиеш, дип саный.

Басклар иле исә бу референдумга хокуклары барлыгы турында белдерә.
XS
SM
MD
LG