Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет кыры бүленә


Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов "Стрим" ширкәте җитәкчесе Андрей Володин белән килешү имзалый
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов "Стрим" ширкәте җитәкчесе Андрей Володин белән килешү имзалый

Татарстанга яңа провайдерлар килү сәбәпле, якын арада интернетка бәяләр күпкә арзаяначак, ди белгечләр.

Көн-төн интернетта утыручылар өчен бу яхшы хәбәр. Тиздән Татарстанда интернетка бәяләр бермә-бер төшергә мөмкин. Бу турыда республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов әйтте. Шушы көннәрдә әлеге министрлык “Ситроникс”ның “Стрим ТВ” ширкәте белән килешү имзалады. “Коммерсант” хәбәр итүенчә, әлеге проектка инде 12-15 миллион доллар инвестиция кертелгән.
Башлаган мәлдә, “Стрим ТВ” Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә эшлиячәк.
Республика интернетчылары моны баштарак берничек тә бәяләрнең төшүенә тәэсир итә алмый дип уйлаган иде. Ник дигәндә, чөнки республикага ничә генә провайдер килмәсен, алар барыбер бер кабель аша гына эшли. Әмма “Ситроникс” ширкәте үз кабелен сузырга уйлый. Шуңа да Татарстанның IT технологияләр өлкәсенә яңа ширкәтнең килүе, монополияне таркатып, бәяләрнең төшерүенә китерергә мөмкин, ди министр Фәрит Фазылҗанов.
“Әлеге килешүнең төп максаты республика икътисадында мәгълүматлаштыру өлкәсен камилләштерү. Яңа технологияләр кертеп халыкның яшәеш шартларын яхшырту, интернетка бәяне төшерү. Әлбәттә моңа ирешер өчен, республикадагы мәгълүмат базарында монополияне бетерергә кирәк. Татарстанның мәгълүмат базарына яңа ширкәтләрне кертү, безнең тарафтан нәкъ шул максаттан эшләнә дә”, ди Фәрит Фазылҗанов.
Бүгенге көндә Татарстанның интернет базарында берничә эре ширкәт бар. Базарның 60% “Таттелеком”га карый, калганы Мәскәү провайдерларыныкы. Алар арасында “Синтера”, “Инвестэлектросвязь”, “Корбина Телеком” ширкәтләрен атап була. Яңа гына килешү имзалаган “Ситроникс” ширкәте исә, 2006 елда төзелгән.

Бүгенге көндә аның 1 миллион 800 мең абоненты бар. Ул Русиянең 40 шәһәрендә уңышлы эшли. Татарстанда “Ситроникс” 1 ай эчендә 10 мең фатирга интернет кертергә вәгъдә итә. Бер фатирга интернет кертү хакы исә 6 доллардан 150 долларга хәтле булачак. Әмма бу эшләр башланганчы бер ел узачак әле ди, министр Фәрит Фазылҗанов.
"Минемчә, бер ел төзелешкә, монда ияләшергә китәчәк. Уңай нәтиҗә дигәндә, билгеле монда “Ситроникс”ны гына исәпкә алырга кирәкми. Без шулай ук башка ширкәтләр белән эшлибез. Килешүнең тагын бер мөһим ягы, районнарга, авылларга интернет кертү. Бүгенге көндә әлеге өлкәдә проблемалы яклар күп, күбесенчә бу бер операторның монополиясе белән генә бәйле.
Татарстанга яңа интернет провайдерларның килүе халык өчен яхшы булса, монополист “Таттелеком” өчен билгеле, көндәшчеләр арта. “Комерсант”та “Таттелеком” башлыгы ярдәмчесе Дмитрий Вандюков исә, көндәшләрнең артуына борчылмавын белдергән. “Казанга Мәскәү ширкәтләренең килүе бу көтелгән хәл, шаккатасы юк. Әмма без интернетка бәяләрне көндәшләр артканга түгел, ә үзебез шулай кирәк дип тапканга төшерәбез. Киләчәктә бәяләр тагын да төшәчәк. “Таттелеком” моннан бер нәрсә дә оттырмый”, ди Дмитрий Вандюков.
Минстр Фәрит Фазылҗанов исә, көндәшләрнең артуы “Таттелеком”ны тагын да тырышыбрак эшләргә этәрәчәк ди.
Яңа провайдерлар һичшиксез, “Таттелекомның” көндәшләре, ә хезмәттәшләре түгел. Әмма көндәшлекнең артуы да еш кына монополист яклы. Чөнки көндәшлектә җиңелмәс өчен ширкәт яңа идеяләр, яңа көчләр тупларга тиеш була, ди министр Фәрит Фазылҗанов.
XS
SM
MD
LG