Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришвәтчелеккә каршы көрәш ничек бара?


Казанда ришвәт алучы түрәне фаш итәргә булышкан эшмәкәр үз эшен тыныч кына дәвам итә алмый. Ә ришвәт алучы исә бары икенче эшкә күчерелгән.

Бу хакта Татарстан президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазин тиздән нәшер ителәчәк үзенең китабында яза. Аның кайбер бүлекләре инде интернетта чыккан. Шуларның берсе “Имитаторы” дигәне моннан 2 ел элек булган һәм Казанда шау-шу тудырган вакыйга турында.

Билгеле булганча, ул чакта Казан шәһәре торак сәясәте идәрәсе җитәкчесе урынбасары Наил Сабиров ришвәт алуда тотылган иде. Бу эштә прокуратурага эшмәкәр Ирина Воробьева булышты.

Ягъни ул арендага бирелгән бина белән проблемалар башлангач, аны сатып алырга була. Һәм Сабиров янына ярдәм сорап бара.

“Ришвәт биреп ул бинаны сатып алу мөмкин диелде. Ришвәт күләме - 1 миллион 659 мең сум, ә бина үзе 4 миллион 500 мең сум иде. Шулай итеп ришвәт бинаның ярты бәясе дип әйтергә була”, ди Воробьева.

Ул бу хакта прокуратурага шикаять итә һәм Сабировны ришвәт алганда тоталар. Ләкин моның нәтиҗәсе эшмәкәргә зыянга гына була. Аңа хәзер студентлар өчен кафе итеп ясалган бинаны Казан хакимияте арендага да бирми, сатмый да, ә 1 августка инде бинаны бушатырга куша.

Эшмәкәр моны ришвәт алучыны фаш иткән өчен уч алу дип бәяли. Хәтта Казан хакимиятеннән республиканың эчке эшләр министрлыгы, прокурор да коррупцияне ачыклауда булышкан өчен ярдәм итүне сораган, ләкин нәтиҗәсе юк икән.

“Мин монда иң гаеплесе булып калдым. Әгәр Сабировка карата җинаять эшен туктатканнар, ягъни гаебе юк дип тапканнар икән, ни өчен миңа бинаны сатмаска”, ди Воробьева.

Ул 4 ел эшләү дәверендә бинаны кафе итеп, аны төзекләндерү өчен шактый чыгымнар тоткан. Казан хакимияте аның акчасын да кайтарырга теләми, ди.

“Мин бу бинаны һәм йортның яртысын диярлек –210 метрны тәртипкә китердем. Анда яңа торбалар куйдым, су үткәргечләрен рәтләттем, түбәсен яптырдым. Әгәр бинаны алсагыз, шуңа тотылган акчаны кире кайтарыгыз дим Казан хакимиятенә. Ләкин аларның акчаны кайтарасылары килми һәм төрле сәбәпләр уйлап чыгаралар”, ди Воробьева.

Аның әйтүенчә, әгәр ул ришвәт биргән булса, хәзер тыныч кына эшен дәвам итәр иде.

“Ришвәтнең күләме бик зур иде шул, аннары эшмәкәр булып 15 ел эшләү дәверендә һәрвакыт түләү дә туйдырды”, ди ул.

Бу хәлләр турында үз китабында язган Ирек Мортазин мондый хәлләр Казанда бик күп булуын искәртә. Һәм шәһәр хакимиятендә инде бу бер гадәткә кергән, ди.

“Сабиров хәзер Метшинның бер оешмасында эшли. Беркемне сатмады, шуңа яхшы гына эшен дәвам итә. Бердәнбер зыян күрүче ул – Воробьева”, ди Мортазин.

Ул Казан хакимияте башка эшмәкәрләр дә курксыннар өчен, Воробьева белән шулай эшләде дигән фикердә тора. Ягъни, коррупция белән көрәшкән булып күз буяу бара, ә чынлыкта ул инде тамыр җәйгән, ди.
XS
SM
MD
LG