Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Киңҗәгуловны ялган сөйләүдә гаепли


Башкортстан президенты идарәсенең элекке башлыгы Радий Хәбиров Русия прокуратурасына Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясенең элекке башлыгы Барый Киңҗәгуловның канун бозуы турында шикаять биргән.
Хәбиров Киңҗәгулов тарафыннан үзе турында матбугатта таратылган хәбәрләр ялган дип белдерә. Аерым алганда, Хәбировның сайлауларда сайлау комиссияләре эшләренә комачаулау, басым ясау, “Бердәм Русия” фиркасе өчен бирелгән тавышларны “КПРФ” һәм “Справедливая Россия” фиркаләренә бирелгән дип санарга кушуы.
Хәбиров Киңҗәгуловны аның турында дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләр тарату мәтдәсе белән җаваплыкка тартырга таләп итә. Бу хакта Regnum агентлыгы хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG