Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җиңгәннәр Пекин Олимпиадасына барачак


Русия күләмендә җиңел атлетика буенча спорт ярышлары 17 июльдә Татарстан башкаласында старт ала.

2013 елгы җәйге Универсиаданы үткәрергә Казан бүгеннән әзерләнә. Җиңел атлетика буенча Русия чемпионаты үткәрү моңа мисал, диде республиканың яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
“Без үзебез Русиянең җиңел атлетика федерациясе белән элемтәгә чыгып, әлеге чараны үткәрергә теләк белдердек. Чемпионатны Казаннан тыш Мәскәү өлкәсе һәм Чувашстан республикасы Чабаксарда үткәрергә теләгән. Хокукны безгә бирделәр, чөнки монда спорт ярышлары үткәрүгә шартлар яхшырак. Татарстанда үткәрергә теләкнең тагын бер ягы, ул да булса чемпионатта Пекин Олимпиадасына 110нан артык юллама уйнатылачак. Ул юлламаларны алырга үзебезнең спортчыларга да мөмкинлек бирергә булдык, үз мәйданнарында әйбәт чыгыш ясарлар дип уйлыйбыз”, ди Хәлил Шәйхетдинов.
Елена Соболева, Екатерина Волкова, Гөлнара Саммитова, Наталья Русакова, Елена Мегунова, Руслан Гатауллин, Людмила Кончалова кебек Казан спортчылары Пекинда узачак Олимпиадага нәмзәт булып тора икән.
Шулай ук, Казан халкының 17-20 июль көннәрендә узачак җиңел атлетика чемпионатында Олимпия чемпионнарын күрү мөмкинлеге дә булачак. Бу чарада мең ярымга якын спортчы катнашачак.
XS
SM
MD
LG