Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада нефть "саммиты" үтте


Бүген Алабуга тирәсендәге бер утрауда республика нефть ширкәтләре җитәчеләренең очрашуы үтте. Анда Татарстан президенты һәм башка югары җитәкчеләр булды.

Республиканың иң эре ширкәтләренең берсе, "Татнефть" ширкәте башлыгы Шәфәгать Тахаутдинов кайбер саннарны игълан итте. "Татнефть" җир маен чыгаруны соңгы ярты елда 0,7 % арттырган һәм 13 миллион тоннага җиткергән.

Барлыгы Татарстанның нефть ширкәтләре 16 миллионнан артык тонна нефть тапкан. Шулай ук, бу җыенда Татарстанның Сүрия һәм Либанда нефть чыгаруны 1,6 тапкырга арттырырга һәм 315 мең тоннага җиткерергә теләве турында да әйтелгән.
XS
SM
MD
LG