Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Косово мәсьәләсенә мөнәсәбәте үзгәрми


Русия тышкы эшләр министры, ил Сербиягә Косово мәсьәләсендә алга таба да теләктәшлек күрсәтеп торачак, дип белдерде. Сергей Лавров бүген бу хакта Мәскәүдә Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич белән очрашу вакытында әйтте. Ул үз чиратынды, Сербия Европа Берлеге вәкилләренең Косовода урнашуына каршы булмас, дип әйтте. Еремич, моңа БМОның Иминлек Шурасы рөхсәтен бирү кирәклеген дә искәртте. Белград Косовоның бәйсезеген танудан баш тарта, Русия дә шул карашта тора.

Русия, Косовоның Сербиядән аерылып чыгуын һәм бер яклы гына мөстәкыйльлек игълан итүен халыкара кануннарны бозу, дип бәяли.
XS
SM
MD
LG