Accessibility links

Татарныкы урынына Kытайда ясалган һәдия сатыла


Эчемлекләрнең шифасын, энергиясын арттыручы Чаллыда ясалган савыт.
Эчемлекләрнең шифасын, энергиясын арттыручы Чаллыда ясалган савыт.

Чаллы рәссамы Зөфәр Низаметдинов Казанда очрашу үткәрде. Рәссам белән очрашу атнакич “Шәрык” клубында булды. Сүз татар-болгар гамәли сәнгатенең үсеше турында барды.

Рәссам белән очрашу атнакич “Шәрык” клубында булды. Зөфәр Низаметдинов милли гамәли сәнгатьнең хәле турында сөйләде.


Зөфәр Низаметдинов Татарстан һәм Русия рәссамнар берлеге әгъзасы. Милли һәдияләр, савыт-саба ясау фикере Свердлау өлкәсендә туып-үскән остазга милли хис, яраткан әбисе тәрбиясе аша килгән.

Татарда үз матрешкасы юк диләр. Чынбарлыкта аның да Борынгы Болгардан килгән савыт-саба ясау, бизәнү әйберләрен эшләү гадәте булган, дип саный рәссам. Тик соңгы гасырларда, шул исәптән совет чорында урыс осталары матрешка яки вазалар ясаса да, татар кулына агач кырлау станоклары сирәк кергән. Шуңа күрә безнекеләр гадәттә кашык, тырыстан ясап артык мавыкмаган. Тик урыстагы хохлома, агач әйберләр ясау сәнгате дә бозылган инде. "Алар агач табигатенә каршы килә торган буяулар куллана", ди Зөфәр Низаметдинов.


Сыгылма сызыклар, ачык төсләр

Зөфәр Низаметдинов.

Ул каббаттан торгызып җибәргән һәм яңарткан гамәли сәнгать ысулларында татар халкы яраткан төсләрне, сурәтләрне кулланам, ди. Татар хатын-кызларының ашъяулыгы да, савыт-сабасы да ак, чиста була. "Беренче чиратта аларның күңеле чиста, мәрхәмәт тулы. Җаннарындагы яктылык шул төсләргә чыга. Татар кешесе усал түгел ул", ди рәссам.

"Шуңа күрә мин дә аксыл, ачык төсләрне кулланам. Әйтик, ап-ак, яшелсу, алсу, зәңгәрсу, алтынсу, көмешсу төсләрне”, ди автор. Ә рәсемнәренең тамырын борыңгы китаплардан, намазлыклардан, Болгардагы чынаяк, балчык савытлардан да күреп була. Тик бу гына түгел.

"Бу күңел халәте. Эчтәге шул татарлык, гармония эзләү теләге. Бу әйберне күп галимнәр тикшергән инде. Сыгылма сызыклар, ачык төсләр татар-болгар мәдәниятенең, халкының нечкә һәм киң күңелендәге чынбарлыкның чагылышы", дип саный гамәли рәссам.

Ул савыт эчләрендә хохламадагы кебек буяу да, лак та кулланмый. Кайнар су да савыт эченнән агулы химия чыгара алмый. "Бары тик эчемлекләрнең шифасын, энергиясын арттыручы агачка гына сыеклык кагыла", ди остаз.


Татар түбәтәе Кытайда ясала

Тик мондый һәдияләрне ясау шактый катлаулы эш икән. Иң авыры аны сатуны оештыру. Останың “Низа” атлы ширкәтенең эше авырлык белән бара. Кибетләр белән базарда арзанлы кытай савыт-сабасы тулган, шулар күпләп сатыла. Хәтта татарныкы дип сатылучы түбәтәйләр, тәсбихлар да еш кына Кытайда ясала.

Ибраһим Исмәгыйлев.

Татарстанның атказанган икътисад хезмәткәре Ибраһим Исмәгыйлев та Татарстанда һәдияләр җитештерү һәм сату эшен авыр хезмәт, дип атый. “Бер һәдия генә түгел. Тукымадан ясалган әйберләр дә, техника да, тимер савыт-саба да, аяк-киеме дә хәзер Кытайдан алып китерелеп монда сатыла”, ди ул.

“Күп кенә фабрикалар, заводлар начар эшли. Аларны торгызырга, яңаларын да ачарга кирәк. Монда салым да түләнә, кешегә эш тә була ала. Акча түләнгәч, гаиләләр дә нык була. Гел нефть, аракы сатып баю турында онытырга кирәк”, ди икътисадчы Ибраһим Исмәгыйлев.

Исмәгыйлев татар гамәли сәнгатен дәүләт торгызырга тиеш дип саный. "Халык эшләсә, талантлар әрәм булмаса дәүләткә дә әйбәт була", дип саный ул.

XS
SM
MD
LG