Accessibility links

Хәбировтан соң аның элекке хезмәттәше эштән китте


Башкортстан президент идарәсендәге эчке сәясәтне билгеләүче бүлек башлыгы Урал Хәсәнов вазыйфасыннан китте. Ул, “Регнум” агентлыгына бу гамәлен Радий Хәбиров тирәсендәге җәнҗал белән аңлата.

Хәсәнов "дәүләтнең дәрәҗәсен төшерә торган сәяси кампаниядә катнашырга теләмим,” дип белдергән. Элекке чиновник шул сәбәпле эштән китү турында гариза яздым, дип белдерә.

Хәсәнов шулай ук, президент идарәсендә үзгәрешләр бүлү ихтималлыгы турында да хәбәр иткән. Идарә вәкаләтләре өлешчә хөкүмәткә тапшырылырга мөмкин, дип әйткән Хәсәнов.

Элегрәк, Башкортстан президенты идарәсенең башлыгы Радий Хәбиров президент Мортаза Рәхимов карары белән вазыйфасыннан читләштерелгән иде. Соңгы көннәрдә Башкортстанда Хәбиров тирәсендә ришвәтчелек җәнҗаллары башланып китте.
XS
SM
MD
LG