Тифлис Германия тәкъдим иткән Грузия-Абхазия каршылыгын чишү планын кабул итәргә риза. Бу хакта Грузия президенты Михиал Саакашвили Германия тышкы эшләр министры Франк-Валтер Штаенмаер белән очрашудан соң әйтте.
Саакашвили Абхазия хакимиятләре белән сөйләшүләр башларга әзер булуы хакында да әйтте. Штаенмаер мондый ачык фикер алышуны, бу каршылыкның чишелеше өчен төп шарт булуын белдерде.
Әмма шул ул вакытта, Грузиянең интеграция министры Тимур Якобашвили, Грузиянең Штаенмаер планына өстәмәләр кертергә теләге хакында да хәбәр итте. Бүген Штаенмаер очрашуларын Абхазиядә дәвам иттерер дип көтелә.