Чаллыда 16 санлы татар мәктәбе хәзер шәһәр картасында юк. Ул ябылды. Аның бинасында элекке татар-төрек кызлары лицее, хәзергечә әйтсәк 80 санлы күп профильле лицей укучылары киләчәк. Шушы кушылуны Чаллы милли хәрәкәте активистлары тагын бер татар мәктәбе ябылуны – милли мәгарифтә артка чигенү дип бәяләнде. Рәсми җитәкчелек башка фикердә тора.
16нчы татар мәктәбенең ябылуы турындагы хәбәр Чаллы милли хәрәкәте вәкилләрендә зур ризасызлык уятты. Һәрбер җыен-очрашуларда Чаллыда милли мәктәпләр саны кимүе хакында бу очракны мисал итеп китерделәр. Чынбарлык нинди соң? Шуны ачыклау өчен “Азатлык” хәбәрчесе элекке татар-төрек лицее кызлары укырга киләчәк элекке 16нчы татар мәктәбендә, шәһәр хәкимиятендә булды һәм бу күренешкә мөнәсәбәтләрне белде.
80нче санлы киң профильле лицей директоры Гөлирә Төхватуллина бу күренешне мәктәпне ябу түгел дип белдерде:
“Безне 16 мәктәпкә күчерү бу мәктәпне бетерү түгел. Биредә кызлар һәм малайлар өчен (аерым укып) лицей була. Безнең лицей кызлары яңа сулыш алып килә монда. Әлегә бина бик мескен хәлдә. Хәкимият ремонтка вәгьдә бирде. Алга таба да белем бирү процессын саклап калырбыз. Хәзер инде бездә төрек укытучылары юк. Төрек телен җирле укытучылары белән элемтәбез азмы-күпме сакланып килә. Быел да укучы кызларыбыз апалары белән Истанбулга барып, төрки халыклар фестивалендә катнаштылар.”
Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Халимов исә ике мәктәп кушылгач, татар балаларына белем алу мөмкинлеге зурайды, ди:
“Татар-төрек лицее кызларын 16 татар мәктәбенә күчерү кемгәдер бу татар мәктәбен бетерү булып тоеладыр. Алай түгел. 16нчы мәктәп үзеннән-үзе бетү ягына бара иде. Алдагы елда анда 300, аннан соң 200 бала укуы фаразланды. Кушылгач, татар баласына белем алу мөмкинлеге зурайды.”
Гөлирә Төхватуллина һәм Рамил Хәлимов 16нчы татар мәктәбенә татар-төрек лицее кызларын кертү – шушы милли мәктәпне саклап калу өчен дә эшләнде дигән фикерне әйттеләр. Бу мәктәп 1200 укучыга исәпләнеп, анда укучылар саны 400 килүе дә гаҗәп хәл. Хәлимовның мондый мисал китерүе дә урынлы, аның әйтүенчә, быелгы уку елына күршедәге 19 урыс мәктәбенә 7 сыйныфлык, ягьни 180 бала беренче сыйныфка тупланган. Ә менә 16нчы татар мәктәбенә бары 21 баланың ата-анасы гариза язган. Бу – бер сыйныф ачарга да мөмкинлек бирми. Русия мәгариф кануннары буенча бер сыйныфта 25 бала булырга тиеш.