Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада Иран атом сөйләшүләре бара


Иранның атом программасы турында сөйләшүләрдәге баш вәкиле Сәит Җәлили белән Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы баш вәкиле Һавиер Солана һәм Кытай, Русия, Франция, Британия, Германия вәкилләре катнашындагы сөйләшүләргә АКШ дәүләт секретаре урынбасары Уильям Бернс та кушылды.

Сөйләшүләр бүген Женевада башланды.

АКШ рәсмиләре әйтүенчә, Вашингтонның өченче иң югары дәрәҗәдәге диполматы Бернс Җәлили белән аерым очрашмыячак һәм бу сөйләшүләрдә тыңлап кына утырачак.

XS
SM
MD
LG