Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама төп игътибарны Әфганстанга юнәлтмәкче


АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама Әфганстандагы вәзгыятьне куркынычлы һәм ашыгыч чара күрүгә мохтаҗ дип атады.

Аның әйтүенчә, террорга каршы көрәштә төп игътибар Әфганстанга юнәлтелергә тиеш.

Кичә Әфганстанга килгән Обама боларны АКШ телевидениесенә интервью биргәндә әйтте.

Обама бүген Кабулда әфган президенты Хәмит Карзаи белән очрашты.

Алар террор, коррупция, рөхсәтсез наркотиклар турында сөйләште.

Әфган вәкиле белдерүенчә, Обама террорга каршы көрәшне дәвам итәргә теләвен әйткән.

XS
SM
MD
LG