Accessibility links

Ипи кибетендә дә юллама сатар чаклар


Чит илләргә юллама сатучы ширкәтләрнең лицензиясе мәҗбүри булуны бетерү аркасында бу базарга тәҗрибәсезләр оялый. Әлеге хәл үз чиратында ялга баручыларның иминлеге өчен җаваплылыкны киметә.

Соңгы бер ел эчендә чит илләргә юллама сатучы турширкәтләр кырмыска кебек үрчи башлады. Ник дигәндә лицензия аласы юк. Бу документ мәҗбүри булу бетерелгәнгә бер ел тулды. Әлеге хәл исә, үз чиратында ялга баручылар алдында җаваплылыкны киметә.
Мисал өчен, Казан шәһәренең Горький урамындагы бер йорта юлламалар сатучы бер турширкәт бар иде инде. Әле күптән түгел генә тагын берәү пәйдә булды. Кем әйтмешли, ишекнең бер ягында берәү, икенче ягында тагын берәү. Җаның кая тели шунсына кер. Әлбәттә, болай да әз булмаган турширкәтләр янында яңа ачылганнарга кеше җәлеп итү алай җиңел түгел. “Үзебезне рекламалыйбыз. Шулай ук кеше күп йөргән җирдә буклетлар таратабыз”, ди әлеге ширкәт хезмәткәре Светлана Попова.
Билгеле булганча, турист читкә чыккач төрле хәлгә юлыгырга мөмкин. Я очкыч вакытында китми, я аертылган кунакханәдә урын беткән була, я тору урының сыйфаты түләгән бәягә туры килми. Шулай итеп, ел буе көткән ял вакытында кәеф тә яхшы гына кырылырга мөмкин.
“Турширкәтләр кунакханәдәге урыннар өчен җаваплы түгел. Ул туроператорлар эше”, ди Попова. Шулай ук очкычлар вакытында килмичә, берничә сәгать эсседә көтеп утырган өчен дә юллама сатучы үз өстенә бер нәрсә дә алмый. Ул сатучы гына.
Светлана Попованың күршесе, ачылганына 8 ел тулган бер ширкәт вәкиле Антонина Ефримова исә, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен җаваплылыкны арттыру ягында. “Бүгенге көндә һәр теләгән кеше турагент була дигәннән, турагентның иң төп мәгълүмат үзәге икәнне дә онытмаска кирәк. Һәрбер турширкәт тә төрле хәл булганда үзеңне ничек тотарга икәнне аңлатырга тиеш. Фулбортның нәрсә икәнен белмәүчеләр дә бар. Безнең бизнеска яңа килгәннәр арасында туроператорларның кайсы яхшы, кайсы начар икәнне дә аера белми торганнары бар”, ди Ефримова. Һәм аның фикеренә күрә, балаларны ялга җибәргән вакытта юллама сатучылар бигрәк тә җаваплы булырга тиеш.
Әле яңа гына Мәскәүдән 120 баланың Төркиягә ялга юл алып Анталиягә барып җитәм генә дигәндә очкычларын кире борып, тагын Русия башкаласына кайтып, мең җафалар белән кире диңгез буена килгәч, анда кунакханәдә урыннар булмау зур шау-шу тудырды. Бу хәлләр өчен Asko InTour ширкәте гаепле дип табылды. Шуннан соң, Русия хөкүмәте башлыгы Путин илнең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Муткога Русия туроперторлары өстеннән контрольне көчәйтергә дигән күрсәтмә бирде.
Дөрес, Казанда юллама сатучы ширкәтләр Asko InTour белән эшләмибез дип белдерә. Әмма, Антонина Ефримова әйтүенчә, үзләрен танытканнарга да 100% ышанып бетергә ярамый.
Бер яктан турширкәтләргә лицензиясез эшләргә рөхсәт бирү әлеге бизнеста тәртипсезлек тудырса, икенче кулайсызлык ул бу тармак канунлашмаган. Татарстанның сәяхәт ширкәтләре ассоциациясе башлыгы Рамил Мифтахов та, бу өлкәне тәртипкә кертү өчен ким дигәндә 3-5 ел кирәк булачак дип белдерә. “Туризм ул бит ипи пешерә торган оешма түгел”, ди Мифтахов. Шуңа күрә, аның фикеренчә, таләпләр дә бик югары булырга тиеш. Туристлык өлкәсендәге канунга да җитди үзгәрешләр, көтелмәгән очракларны иминиятләштерүне дә арттырырга кирәк. Русия бөтен туристлык тармагын уртак бер системага кертергә тырыша тырышуын. Әмма монда иң авыры булып финанс мәсьәләләре кала.
Мифтахов сүзләренчә, Казанда да итәк астыннан эш йөртүче, акча алганда касса хисабы бирмәүче, салым түләмәүче, керемнәрен яшерүче турширкәтләр дә җитәрлек. Чөнки, бүгенге көндә алар беркем күзәтүе астында да түгел.
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының да кулларында аларга йогынты ясарлык вәкәләтләре юк, ди Мифтахов. Ассоциация дә үз чиратында өстән күрсәтмә бирә алмый. Аларга Татарстандагы эре һәм ышанычлы турширкәтләр генә кергән. Безнең максат - “сыйфат билгесе” астында берләшү, үзләрен таныткан тәртиплеләр белән генә эшләү, ди Мифтахов. Ассоциациядә уртак сәясәтне булдыруда, иминиятләштерүдә, халыкара туризм академиясенең Казан бүлеге аша белгечләр әзерләүдә киңәшәләр.
Июль җәйге ялның иң кызган вакыты. “Казаннан туры Төркиягә генә атна саен 2600-3000 кадәр кеше оча”, ди Рамил Мифтахов. Әгәр тиз арада туризм өлкәсенә караган җитди документлар кабул ителмәсә, ялга баручы бик күпләрнең кәефе дә кырылырга мөмкин, көтелмәгән хәлләргә юлыкканда дөреслекне таба алмыйча интегүчеләр дә кимемәячәк.
XS
SM
MD
LG