Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан урамнарын тагын су басты


Андрей Данилов фотосы.
Андрей Данилов фотосы.

Барлык юллар 1740, ә суүткәргечләр 260 чакрым гына. Аларына да көчле яңгыр яуганда су ташкыны сыймый кала.

Казан урамнарын көчле яңгыр нәтиҗәсендә урамнарны су басты. Ишелеп яуган яңгырдан Татарстан башкаласында машиналар бара алмыйча туктап калды. Ә Арчада коеп боз яуганда автомобильләрнең тәрәзәләре чатнады.

Гадәттә уйсу, түбәндәге урамнарга су тула. Казанның Иске татар бистәсе ягында, Тукай һәм Татарстан урамы кисешкән җирдә су күп була. Болакка, Кабан күленә якын җирләр, үзәктән елга портына баручы юллардагы уйсу җирләрдә дә су китә алмыйча урамнарны баса.

Су басу бүген Тукай мәйданы янында да булды. Анда метро, җир асты юлы, “Кольцо” сәүдә-мәркәзе урнашкан. Ул урында су чыгара торган насослар эшләсә дә, аларны су даими басып тора.

Су баскан урыннар Казанда шактый. Кайбер урыннарда су биеклеге бер метрдан артып китте. “Квартал”дагы, "Восстание" ягындагы урамнарны да су баскан иде. Шул сәбәпле Ямашев урамында “бөке” булды. Машиналар борылып ишегалларыннан йөрде. Тик аларда да су булды. Төзек булмаган машиналар анда су эчендә торып та калды. Бу хәл "Восстание"дәге уйсу җирләрдә дә булды.

Урамнарда суүткәргечләр тиешле дәрәҗәдә эшләми. Бу сорау халыкны бер ел гына борчымый инде. Аларга да көчле яңгыр яуганда су ташкыны сыймаска мөмкин. Кайбер очракта су канализациягә чуп җыелу сәбәпле дә үтә алмый яки тиз арада агып бетми.

Казан хакимияте вәкиле әйтүенчә, яңгыр уртачадан көчлерәк булган, шуңа күрә су җир астындагы су китү юллары аша агып китәргә өлгермичә урамнарга җыелган. Яңгырдан соң бераз вакыт үткәч су агып китте.

Хакимиятләр бу хакта белә, әмма нәтиҗәле эш күренми. Бүгенге көндә Казанда җир асты суүткәргечләре юллары 260 километр, ә Казанда барлык юлларның озынлыгы 1740 чакрым тирәсе. Соңгы 10 елда салынучы яңа юлларда гадәттә суүткәргечләр корыла.

XS
SM
MD
LG