Татарстан төркеме: вице-премьер Равил Моратов, әти-әниләр, журналистлар төркеме Омски хәрби өйрәнү бүлегендә булып, хезмәттәге 5 яшь егетне ялга туган якларына алып кайтты.
Омскига республикадан киткән яшь солдатларны кыерсыталар, чишендереп бер ятакка ике кешене яткырып рәнҗетәләр дигән хәбәр килеп ирешкән була. Бу сәяхәттә катнашкан, Омскига махсус ТУ-154 очкычы белән барган, республикага әлегә ялга кайткан 5 солдатның берсе Илназның апасы, Алия Җаббарова рәнҗетелегән егетләрнең алга таба язмышы ничек буласын әлегә белми.
“Солдатларны кире әти-әниләре хәрби бүлеккә җибәрми дигәнгә килгәндә, чәршәмбе көнне республика хөкүмәте үз сүзен әйтәчәк, шунда аларның язмышы төгәл билгеле була”, ди Җаббарова.
Алия Җаббарова шулай ук, ике энесенең иң кечкенәсен гел кайгыртып йөрүен әйтте. Илназның үзенең хәрби хезмәткә барасы килгән. Таза гәүдәле, нык егет, балта остасы да әле ул, кулыннан килмәгән эш юк, ди апасы.
Җаббарова белән сөйләшкән вакытта Илназның Омскидагы хәрби бүлеккә кире барасы килмәве дә сизелде.
Татарстан делегациясе белән республикага әлегә ялга гына кайткан 5 солдат хәрби бүлектәге уставтан тыш тәртипләр белән ризалашмаган. Бу устав бозулар хакында Илназ үзенең апасына хат аша алдан килешенгән шартлы сүзләр белән хәбәр иткән була.
Бу хәлләрдән соң хәрби прокуратура бүлеге әлеге хәрби бүлектә тикшерү үткәргәне турында да хәбәрләр бар.