Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа троллейбус маршруты ачыла


Казанда 1 августтан 21 номерлы яңа троллейбус маршруты ачыла.

10 микрорайон белән елга вокзалын тоташтыручы бу юлдан троллейбуслар 5-6 минут ара белән йөриячәк.

Троллейбус Фучик, Зорге, Гвардейский урамнарыннан үтеп Акчарлак рестораны янында Ершов урамына борылачак һәм Пушкин, Татарстан урамнары буйлап елга вокзалына таба юл тотачак.

Иртәгә Казанда Казаноргсинтез районын елга вокзалы белән тоташтыручы трамвай маршруты да ачыла.

Хакимият электр энергиясе белән йөрүче транспортны арттыруны 2013 елгы Универсиадага әзерләнүче шәһәрдә һаваның чисталыгына игътибарны арттыру дип атый.

XS
SM
MD
LG