Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтара нәфрәт белән кеше үтерүче 13 үсмер хөкем ителә


Русия прокуратурасы милләтара нәфрәт белән 2 кешене үтергән һәм тагын 10-ны үтерү максатында һөҗүмнәр ясаган 13 үсмер мәхкамә каршына басты дип белдерә.

Мәскәү шәһәр мәхкамәсе белдерүенчә, үсмерләр үзәк азиялеләрне һәм кавказлыларны үтерү өчен төркемгә оешкан.

Прокуратура ул үсмерләр үз һөҗүмнәрен видеога төшереп аларны милләтче интернет форумнарына чыгарган ди.

XS
SM
MD
LG