Венесуела президенты Уго Чавесның Русия сәфәре кысаларында Русиянең ТНК-ВР, Лукойл һәм Газпром ширкәтләре Венесуеланың Petroleos de Venesuela ширкәте белән берничә килешү имзалады дип хәбәр итә.
ТКН-ВР Ориноко елгасы биләмәләрендә Айакучо-2 ятмаларын тикшерәчәк. Лукойл да шул тирәдә Һунин-2 ятмалары белән шөгылләнәчәк.
Газпром исә Венесуелага Айакучо-3 ятмаларын бәяләүдә ярдам итәчәк.
Чавес Мәскәүгә килгәч тә Русия белән Венесуела нефть һәм хәрби-сәнәгать тармакларында стратегик беректәшләр булырга тиеш диде.