Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иерусалимда Обама Израильгә яклау белдерде


АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама Якын Көнчыгыш сәфәрен тәмамлап Европага юл тотар алдыннан Израильдә тукталды.

Израиль президенты Шимон Перес белән очрашуда ул, әгәр президент булып сайланса, АКШ-Израиль мөнәсәбәтләрен ныгытачагын һәм иминлекне беренче урынга куячагын белдерде.

Бу очрашуга кадәр Обама Иерусалимдагы Һолокост хатирәсе музеена чәчәкләр салды.

Бүген Обама Көнбатыш Ярда Фәлестин идарәсе башлыгы Мәхмүт Габбас белән дә очраша.

Әлеге сәфәре барышында Обама Әфганстанда, Гыйракта һәм Үрдүндә булды. Алга таба ул Германия, Британия һәм Франциядә тукталачак.

XS
SM
MD
LG