Гыйрак президенты Җәләл Талабани АКШ яклаган җирле сайлауларга юл ачучы канунны имзалаудан баш тартты.
Талабани 275 урынлы парламентның 127 әгъзасы гына раслаган канунны имзалый алмавын белдерде.
Парламент әгъзалары исә 140 депутат катнашкан тавыш бирүдә 127 тавыш күпчелек иде ди.
Сишәмбе көнне үткән тавыш бирүдә көрд депутатлар һәм кайбер шыгый депутатлар катнашмады. Бу канун 1 октябрьгә илнең 18 виләятендә сайлаулар үткәрүгә юл ача.
Көрдләр нефтькә бай Киркүк төбәге өчен көрдләр белән гарәпләр арасында барган низаг сәбәпле канунны хуплауга каршы чыкты.
Канун гамәлгә керсен өчен аны үзе дә көрд булган Талабани, шулай ук аның сөнни һәм шыгый урынбасарлары имзаларга тиеш.