Accessibility links

Елына ике адым алга


Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты агымдагы елда икенче тапкыр утырышын җыйды.

Беренче утырыш ел башында ук узган иде. Анда Бөтендөнья татарлары конгрессындагы эшчәнлек, конгресска баруда авырлыклар, Башкортстанга кагылышлы кабул ителгән документларга позиция белдергән иделәр.

Монысында ике мәсьәлә каралды. Беренчесе, 2010 елда булачак халык санын алуларга әзерлек, икенчесе - Русия зур татар авыллары ассоциациясенә керү. Халык санын алуга әзерлек мәсьәләсендә төп чыгышны билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков ясады.

Ул узган җанисәпләрдәге башкортлаштыру кампаниясен искә алып, монысында юл куймас өчен чаралар күрергә әзерләнергә чакырды. Аңың сүзләренә караганда, халыкны хәбәрдарлык чаралары аша, буклетлар, листовкалар таратып үз асылын сакларга чакырырга кирәк, җанисәп алуны контрольдә тоту механизмнары булдырырга џәм башка юнәлештә эшләр башкарырга кирәк.
XS
SM
MD
LG